Нурлат районында балыкларны саклау буенча чираттагы экологик акция үткәрелде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Төрнәс аучылык җәмгыяте әгъзалары кышын балыкларның һава җитмәүдән тончыгуын булдырмау өчен биотехник чараларны еш үткәрәләр. Менә узган ялларда да Үрнәк авылы янындагы буага 300гә якын бәке борауладылар, камыштан көпшә сабаклар һәм салам куеп калдырдылар.

- Кышкы һава торышы кечкенә сулыкларда яшәүчеләр өчен аеруча авыр сынау. Боз һәм карның калын катламы белән капланган буаларда һәм күлләрдә балыклар кислород ачлыгы кичерә башлый, бу еш кына аның күпләп үлеменә китерә, – диде җәмгыять рәисе Олег Артемьев. - Безнең җәмгыять карамагында Үрнәк һәм Богдашкино янындагы ике буа бар. Кыш дәвамында аларда сулыш бәкеләрен берничә тапкыр бораулыйбыз. Балыкларның санын саклауга юнәлтелгән акция ел саен һәм республиканың биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты башлангычы астында үткәрелә. Аңа да актив кушылабыз. Бу эшчәнлек район сулыкларында балык запасларын саклауга ярдәм итә.

Җәмгыятьнең кайбер әгъзаларына аларның балалары да кушылды. Бораулар белән эшләгән әти-әниләренә камыш салырга гына ярдәм итсәләр дә, бу алар өчен экологик дәрес булды. Табигатьне саклау беренче карашка гади гамәлләрдән башлана бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International