Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кардан хезмәткәрләре самавыр, чынаяк, бәлеш, чәк-чәк, шулай ук өчпочмакны кардан әвәләп ясап куйган.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Нурлат шәһәренең 17нче «Шатлык» балалар бакчасы территориясендә «Милли ашлар»темасына кар шәһәрчеге барлыкка килде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре кардан самавыр, өчпочмак, чәк-чәк һәм бәлеш белән өстәл ясаганнар.
Теманың дәвамын балалар бакчасы эчендә дә күрергә мөмкин. Биредә ата-аналар белән берлектә тематик күргәзмә оештырылган.
Балалар бакчасы тәрбиячеләре Р. Вәлитова һәм З. Якупова.