Якташыбыз, «ЖилЭнергоСервис» компанияләр төркеме генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Әхәт Галаутдинов якташлар җәмгыяте җитәкчесе итеп сайланды.
Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Нурлат районыннан чыккан якташлар очрашуы булды.
Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, автокалада мондый форматта очрашулар күптән үткәрелмәгән инде. Күптән көтелгән очрашуга күп кенә якташларыбыз җыелды, алар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре бар иде. Аларның күбесе тырыш хезмәтләре белән зур уңышларга ирешкән, шәһәр үсешенә дә зур өлеш керткәннәр.
Кәкре Атау авылында туып-үскән Минталип Минеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясен җитәкли. Узган ел аның турында китап чыкты, ул якташлары белән дә шул шатлыгын уртаклашты. Җыелучыларга шулай ук «ЖилЭнергоСервис» компанияләр төркеме генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Әхәт Галаутдинов мөрәҗәгать итте. Ул - тумышы белән Киекле авылыннан. Чарада катнашучылар бертавыштан якташлар җәмгыяте җитәкчесе итеп сайлау өчен тавыш бирделәр.
"Кайда гына булсак та, кече Ватаныбызны онытмыйбыз һәм Нурлат районыннан чыгуыбыз белән горурланабыз. Без очрашабыз, бергә эшлибез. Алга таба безгә берләшергә, тагын да ныграк берләшергә кирәк булачак. Якташлар бу эштә миңа ярдәм итәрләр дип өметләнәм, без бергә эшләячәкбез», – диде Әхәт Насыйхович.
Очрашуда Нурлат районыннан делегация дә катнашты. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм барлык нурлатлылар исеменнән сәламләү сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Оксана Терентьева һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова җиткерделәр. Алар шулай ук нурлатлылардан символик Нурлы ат, Дуслык кубогы макеты һәм Нурлат икмәген бүләк итеп бүләкләр тапшырды.
Талантлы җырчыбыз Фәүзия Кәлимуллина очрашуда катнашучыларга музыкаль бүләк әзерләп барды. Очрашуда шулай ук якташларыбыз – "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, Казан шәһәрендәге Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, "Татмедиа" АҖнең "Нурлат-информ" филиалы баш мөхәррире Резеда Гиняева һәм башкалар катнашты.
Тулаем алганда, нурлатлыларның очрашуы күңелгә ятышлы, ямьле булып узды. Чыгышлар безнең популяр якташыбыз Рөстәм Насыйбуллинның, шулай ук Чаллыда яшәүче талантлы нурлатлыларның иҗади номерлары белән үрелеп барды