Нурлат үзәк китапханәсендә «Татар халык моңнары»дигән чара узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 3 февральдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр өчен «Татар халкым моңнары» дип исемләнгән иҗади чара узды.

Чарада үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны татарларның традицион мәдәниятенең төрле аспектлары белән таныштырдылар. Халык уеннары, бию һәм иҗат барышында балалар атмосферага бик теләп чумдылар һәм уңай эмоцияләр алдылар. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту мөһимлеген исәпкә алып, чарада катнашучылар татар халык биюен әзерләүдә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International