Нурлатның шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә ремонт эшләре бара

2023 елның 5 феврале, якшәмбе

Әлеге дин йорты 2000 елда төзелгән, шуннан бирле бина беркайчан да ремонтланмаган.

Ә вакыт аңа үз эзен сала шул. Дөрес, берничә ел элек тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар, ә узган ел иганәчеләр ярдәме белән манара тәрәзәләрен һәм ишекләрен яңартканнар. Биредә мәхәллә кешеләре активлыгы белән күмәк намазлар үтә, каникулларда балалар өчен дини тәрбия дәресләре оештырыла. Мәчет каршында ачылган социаль туклану пункты көн саен микрорайонның 40лап кешесен кайнар ризык белән тәэмин итә. Ә менә мәчеттә эчке ремонт эшләрен уздыру инде берничә ел актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.

– Ремонт эшенә икенче каттан керешергә карар кылдылар, чөнки биредә намаз уку залы урнашкан,-диде имам-хатыйб Габделхәмәт хәзрәт Рәхмәтуллин. - Обойлар ябыштырдык, идәнгә ОСП, келәм җәйдек,  тарттырылма түшәм ясадык. Узган ел "Нурлатнефть НГДУсы ярдәме белән газ казанын сатып алдык, быел торбаларны алыштырдык. Моннан тыш, манара профнастил белән тышланды, хәзер түбә ябу эшләре белән мәшгульбез. Мәчетнең беренче каты да ремонт таләп итә, аны Рамазан аеннан соң башларга планлаштырабыз.

Хәзер, бәяләр көннән-көн күтәрелгәч, төзелеш эшләрен башкару зур чыгымнар таләп итә. Ә бит дин йортында ремонт, шулай ук мохтаҗларга ярдәм күрсәтү җирле иганәчеләрнең һәм мәхәллә кешеләренең хәйрия чараларының финанс ярдәме хисабына башкарыла. Шуңа күрә мәчет аксакаллары районның барлык дин тотучыларына ремонт эшләрен төгәлләргә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

– Бу мәчет-шикәрчеләр микрорайоны мөселманнарының дини үзәге. Монда өлкәннәр намаз укый, балалар әхлакый тәрбия ала. Әгәр нурлатлылар ремонт эшләрен тиешле дәрәҗәдә һәм вакытында башкарып чыгуга финанс ярдәм күрсәтсәләр, без бик рәхмәтле булачакбыз, – дип уртаклашты бу мәчеткә йөрүче Фәнил Минһаҗев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International