Атна уртасына хуҗалыкларда тракторларның – 85, чәчкечләрнең – 89, туфракны эшкәртү техникасының 90 проценты ремонтланган инде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, чәчү техникасын ремонтлауны 1 апрельгә төгәлләү бурычы тора. Хуҗалыкларда ашлама туплау да көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.