Нурлатта предприятиеләрнең, оешмаларның һәм учреждениеләрнең җитештерү казанышлары күргәзмәсе узды

2023 елның 4 феврале, шимбә

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының йомгаклау сессиясе кысаларында эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары, үзмәшгульләр, җирле осталар, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары продукциясе, район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә нурлатлылар 2022 елда ирешелгән төп казанышлар турында сөйләделәр, сөт, ит продукциясе, бал, камыр ризыклары, үсентеләр һәм башкаларны тәкъдим итте.

Нурлат аграр техникумы студентлары WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатындагы уңышлары белән уртаклаштылар. Шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тәкъдим ителгән заманча техника күргәзмәсе дә кунакларда аеруча кызыксыну уятты.

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Нурлат продукциясенең потенциалын һәм сыйфатын уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International