Кәрәзле телефоннар, төрле гаджетлар, көнкүреш техникасы замана кешесе көнкүрешенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма алар да ватыла.
– Роспотребнадзорга гражданнардан товар җитеш-терүче оешмалар хокукларыбызны боза дигән мөрәҗәгатьләр даими керә, – диде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова.
– Кагыйдә буларак, аларга түләүсез диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен ачыкларга вәгъдә бирәләр, әмма килешү төзелми, товар кабул ителү турында документлар тутырылмый. Ә бу закон таләпләрен бозу дигән сүз. Берничә көннән остаханә хезмәткәрләре телефоннан товарга ремонт ясалуы һәм килеп алырга мөмкин булуы турында хәбәр итәләр. Кайвакыт ремонт бәясе яңа товар бәясенең 80 процентка якынын тәшкил итә. Шуңа күрә бүлек начальнигы ремонт ясаучылар көенә биемичә, кулланучылар хокукларын дәгъваларга өнди.
– Роспотребнадзорга бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аның телефонын ремонтлау буенча проблемасы килеп туган. Ханым аны гарантия буенча ремонтка җибәргән, әмма ул аны канәгатьләндермәгән. Хатынкыз акчаларын кире кайтару яисә товарны алыштыру өчен сатучы адресына дәгъва төзегән, ә ватык товарын экспертизага җибәргән. Сатучы акчаны кире кайтару һәм товарны алыштырудан баш тарткан, шуңа күрә сатып алучы судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Эш әлегә карау стадиясендә, – дип мисал китерде Гүзәл Әхмәтҗанова. Сервис үзәге яисә ремонт службасын сайлауга килгәндә исә Роспотребнадзорда башта аларның репутацияләре белән кызыксынырга, мисал өчен, интернетта аларга бирелгән бәяләмәләрне укырга киңәш бирәләр.
– Башкаручы үз эшенең сыйфатлы булуына ышанса, алдан күп акча сорамаячак, – диде Гүзәл Әмировна. Ул кулланучыларга остаханә яисә сервис үзәгендә башта килешү төзергә киңәш итә. Төзексез әйберне кабул итү актына кул куярга тәкъдим итмиләр икән, ремонтка ризалык бирмәвегез яхшы.