Нурлаттан Лисичанскига тагын 20 тонна гуманитар ярдәм җыеп тапшырдылар

2023 елның 4 феврале, шимбә

Нурлатлылар уртак көч белән 20 тонналап гуманитар ярдәм җыеп тапшырдылар.

 – Без чираттагы тапкыр чит кеше кайгысына битараф булмавыбызны, бердәмлек үрнәге күрсәттек. Ярдәм кулын беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Әхтәмович Сөләйманов сузды, ул 10 тонна он, 1 тонна эчә торган су сатып алды. Җылылык челтәрләре, “Строймастер” кибете, “Агропорт-Хәләл” җитәкчеләре һәм башка бик күпләр зур ярдәм күрсәттеләр. Район халкы кирәкле әйберләр белән дә, финанс ягыннан да булышты, – диде Линар Маняпов.

Сәфәрнең үзенә килгәндә исә, район башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, 10 зур йөк машинасыннан торган гуманитар колоннаны Лисичанскида көтеп алганнар.

 – Безне җылы каршы алдылар. Гуманитар ярдәм үзәгенә шәһәр халкы да килде, йөкне бушатырга булыштылар. Шәһәр җитәкчелеге дә бар иде, хәзер аны татарстанлылар җитәкли, аларның барысы да гуманитар ярдәм җыюда катнашкан республика, шул исәптән Нурлат районы халкына рәхмәт белдерделәр, – дип дәвам итте Линар Нурисламович. Лисичанск халкына ярдәм моның белән генә чикләнми, ике атнадан әлеге шәһәргә Нурлаттан гуманитар йөк төялгән тагын бер машина юлга кузгалачак. Кеше бәласе чит була алмый һәм без үзебезнекеләрне ташламыйбыз – һәм боларны раслар өчен мөмкинлегебез бар әле!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International