Нурлатта балалар мәйданчыкларында кышын да уйнап була

2023 елның 3 феврале, җомга

Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге Комиссия "Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территорияләренең саклану, кулланылыш торышын тикшерде.

“Барлык идарәче оешмалар алдына балалар уен мәйданчыклары, шулай ук ял итү зоналары, көнкүреш зоналары урнашкан ишегалды территорияләрен карап тоту бурычы куелган, алар балалар һәм өлкәннәр өчен дә һәрвакыт ачык булсын иде", – диде Линар Маняпов. Нигездә, ишегалды территорияләре кардан чистартылган. «Городок» (Яшьлек мкр.) һәм "ЭкоДом” (шикәрчеләр мкр.) идарәче оешмаларының эшен комиссия уңай яктан билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International