2 февральдә «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалында «EMRO Япон компаниясенең ЭМ-технологияләре нигезендә экологик чиста авыл хуҗалыгы»темасына семинар-киңәшмә ачылды.
«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы буенча филиалы әлеге чараны оештыручыларның берсе булып тора.
Чарада түбәндәге сораулар каралды:
● Терлекчелектә ЭМ - препаратларын куллану этаплары: ихтыяҗларны һәм чыгымнарны исәпләү;
Беларусь Республикасында мөгезле эре терлек хуҗалыклары мисалында терлекчелектә «ЭМ-Вита» препаратын куллану тәҗрибәсен өйрәнү;
● Россия Федерациясе регионнарында Көньяк Корея һәм Таиландның ЭМ-препаратлар тарату тәҗрибәсен кертү;
● Регионнарда ЭМ-препаратлары җитештерүне оештыруның төп аспектлары
Киңәшмәдә доклад белән «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе В.Л. Новичков чыгыш ясады. Ул республика авыл хуҗалыгында ЭМ-препаратларны кертүнең һәм куллануның төп аспектлары турында сөйләде.
Дүртенче дәрәҗә микроорганизмнарны куллану өлкәсендә җитештерү бүлеген лицензияләү турында филиалның җитештерү бүлеге начальнигы А. В. Габдрахманова сөйләде.
Шулай ук семинар-киңәшмә онлайн режимда трансляцияләнде.
Чара аграрийлар арасында зур кызыксыну уятты.
Исегезгә төшерәбез, файдалы микроорганизмнар – 84 микроорганизм штаммыннан торган комплекс (фотосинтезлау, сөт кислотасы бактерияләре һәм чүпрә гөмбәләре өстенлек иткән), аларны япон галиме Теруо Хига ачкан.
«Россельхозцентр» ФДБУ төбәкләрдә ел саен ЭМ-технологияләрне һәм ЭМ-препаратларны популярлаштыру өчен мәгълүмати кампания үткәрә. Мәгълүмати кампания авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен агрономик конференцияләрдә һәм коллегияләрдә үткәрелде.
ЭМ-препаратлары гамәлгә кертелү өчен консультация пунктлары ассортиментына кертелгән.
Чыганак: «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы матбугат хезмәте.