Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты гражданнарны шәхсән кабул итте

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Людмила Рыбаковага 2 райондашыбыз мөрәҗәгать итте.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Депутатка кабул итү вакытында ике мөрәҗәгать керде. Богдашкино авылында яшәүче Богдашкино мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү мөмкинлеге турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Нурлат шәһәренең икенче төркем инвалидын техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү проблемасы борчый.

Людмила Николаевна ике мәсьәләне дә эшкә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International