Студент еллары – яшь егетләр һәм кызлар алдында яңа дөнья ачыла торган фантастик вакыт.
Ул тикшеренүләр, яңа тәҗрибәләр, сюрпризлар белән тулы. Бигрәк тә башка шәһәргә укырга киткәндә, фатир арендалап яшәгәндә яки тулай торакта яшәгәндә. Тормыш мондый мөстәкыйльлеккә һәркемне дә әзерләп җиткерми шул.
Лекцияләр, семинарлар, имтиханнар, яңа танышулар – вакыйгалар әйләнешендә хәтта көнгә өч тапкыр ашарга кирәк икәнен дә оныту бик җиңел! Ә дөрес туклану турында укучыларның бөтенләй бик азы искә ала. Гәрчә үсә барган организм энергия чыгымнары арту сәбәпле файдалы матдәләргә, витаминнарга, микро - һәм макронутриентларга бик мохтаҗ.
Дөрес булмаган һәм уйланылмаган диета студент өчен бик җитди һәм озакка сузылган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бәла-каза төрле булырга мөмкин: баналь арудан ашказаны җәрәхәтенә кадәр, хәтта шикәр авыруы һәм симерүгә кадәр. Яшь организмны больница караватына җиткермәс өчен, туклану режимын һәм составын көйләргә кирәк, чөнки алар сәламәт яшәү рәвешенең төп компонентлары.
Сәламәт туклану нәрсә ул?
Сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге