Без кулдан төшерми торган кәрәзле җайланмалар, телефоннар, планшетлар (өстәвенә, төрле урыннарда) төрле инфекцияләрне кузгатучы бактерияләр һәм вирусларның төп чыганакларының берсе булырга мөмкин.
Нигә шулай була соң? Төп сәбәпләре:
- кәрәзле телефон яки планшет еш кына кулдан-кулга тапшырыла, һәм телефон хуҗасы аны һәрвакыт чиста куллары белән генә тотмый;
- кесә телефоны сөйләшкәндә биткә бик тиеп тора;
- күпчелек гаджет хуҗалары аларны беркайчан да чистартмыйлар, чөнки алар бозылырга яки ватылыр диеп курка;
- күпләр кесә телефоннарын яки планшетларны үзләре белән төрле патогеннар бик бай урын бәдрәфкә ала.
Мобиль җайланма аеруча грипп патогеннарын һәм COVID-19 кебек башка вируслы сулыш инфекцияләрен йөртә ала.
Инфекциядән ничек сакланырга?
1. Кул гигиенасын катгый үтәргә кирәк – җәмәгать урыннарында һәм бәдрәфтә булганнан соң, кулларны 20 секунд дәвамында яхшылап юарга, аннан соң бер тапкыр кулланыла торган кәгазь сөлге белән киптерергә. Антисептик салфеткалар яки сыек чаралар (гельләр, спиртлар һ.б.) булу бик урынлы. Шулай итеп, кулларны юу мөмкинлеге булмаса да, һәрвакыт чиста тотарга мөмкин.
2. Телефонны да антисептиклар белән сөртергә онытмыйбыз. Бигрәк тә аның йөзгә тиеп торган өлешен.
– Вирус, ОРВИ, корнавирус белән көрәшергә составында спирт булган чаралар ярдәм итәр. Аларны салфетка, кулъяулыкка агызабыз да, телефонны яхшылап сөртеп чыгабыз.
– Телефонның чехолын да сөртергә кирәк.
– Урамда булып кергәннән соң бит, кул, телефонны дезинфекияләүдән тыш, калган башка әйберләрне дә сөртергә онытмыйбы
Грипп һәм ОРВИ (һәм коронавируслар) вирусларына каршы көрәшү өчен спиртлы салфеткалар һәм гельләр куллану яхшырак.
Телефон яки планшет җәмәгать урыннарына, җәмәгать транспортына һ.б. килгәннән соң эшкәртелергә тиеш, һәм эш көне беткәч.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге