Кышын ачык сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Нечкә, ныгымаган бозга кермәгез.

Караңгы, ачык боз урыннары аның янәшәсендәге  кар белән туңган ачык күренмәүчән урынга караганда ышанычлырак.

Беренче бозда тимераякта шумагыз. Алар белән нечкә, ныгымаган бозга яки кар каплаган бәкегә төшү бик җиңел.

Ныклы боз - үтә күренмәле, зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә аксыл-саргылт бозның ныклыгы икеләтә кимрәк. Мондый боз көпшәкле һәм ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин.

Бозга чыгар алдыннан аны берәр колга белән тикшерергә кирәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп карамагыз, таяк яи­сә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Юка бозга басканыгызны сизсәгез, киң басып аякларны нык күтәрмичә ярга таба юнәлегез. Үзегез белән бау алырга онытмагыз.

Боз өслегеннән чаңгы белән чыгу яхшырак. Ул-бу була калса, тиз генә ташларга мөмкин булсын өчен чаңгы беркеткечләрен чишәргә кирәк. Бозның чыдамлыгында шикләнәсез икән, билегезгә бау урагыз, икенче очы артыгыздан өстерәлеп барсын, авыр йөк асмагыз!

Салкын суга төшеп киткәнсез икән инде, паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм тигез сулагыз. Күкрәк белән бозга ятып акрынлап чыгарга тырышыгыз һәм үрмәләп бары тик килгән (тикшерелгән) эздән генә ярга чыгыгыз.

Боз астына төшкән кешегә шарф, каеш яки бүтән нәрсә ыргытыгыз. Коткарылган кешене яхшылап төрергә җылы эчемлек бирергә, җылыткычлар куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International