Тормышның башында нинди ашау гадәтләре салынуга аның алдагы сыйфаты бәйле булачак.
Роспотребнадзор искәртеп узганча, кардиологлар киңәше буенча, адәм баласына көненә уртача алты кашык шикәр ярый. Ул безнең организмга тәэсир итми.
Кызганычка каршы, татлы ризык ашау балага шатлык китерүнең иң җиңел һәм иң кулай ысулы. Баланы җимеш яки кипкән җимешкә өйрәтү урынына, әниләр һәм әтиләр, әби-бабайлар балага конфет һәм печенье белән сыйланырга рөхсәт итәләр.
Галимнәр киңәш итәләр:
10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга алты чәй кашыгы күләмендә шикәр кулланырга ярый;
3 яшьтән 10 яшькә кадәр-өчтән артык түгел;
3 яшькә кадәр-шикәр бирмәгез.
Балаларыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз! Аларның десертлар һәм конфетлар ашавын чикләгез. Онытмагыз, иң яхшы шикәр табигый, яшелчәләр һәм җиләк – җимешләрдә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат ТО