Нурлатның «Чык тамчысы» балалар бакчасы иң яхшы "Яшь табигатьне яратучыларның кар шәһәрчеге" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнаша.
Әзерлек төркеме балалары үз бакчаларына йөрергә чыккач, кар патшалыгына кереп, әлбәттә инде, барлык әкият геройларын да очратты: Зирәк, Тиктормас, Тыныч, Чыршыкайны сәламләде. Балалар геройларга бик шатландылар.
Бу кар шәһәрчеге балаларда экологик караш һәм табигатькә сак караш формалаштыру макасатыннан уйланылган.