Роспотребнадзор нурлатлыларга парфюмерия-косметика продукциясен сайлау буенча киңәшләр бирә

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кулланучыларга парфюмерия-косметика продукциясен сайлау буенча тәкъдимнәр 8 пунктны үз эченә ала.

Продукциянең төргәге

Пакетның нинди кыяфәткә ия булуына игътибар итегез. Ул зыянсыз булырга тиеш, аңа төшерелгән мәгълүмат ачык һәм җиңел укылырга тиеш. Төсле хәрефләр ачык булырга тиеш. Төргәк парфюмерия-косметиканы сакларга тиеш. Моннан тыш, нәкъ менә төргәккә продукт турында мөһим мәҗбүри мәгълүматлар –маркировка языла.

Продукциянең тиешле маркировкасы булу

Парфюмерия һәм косметика маркировкасы «Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында»ТР ТС 009/2011 таләпләренә туры килергә тиеш.

Дәүләт теркәве турындагы таныклык яки парфюмерия-косметика продукциясенең туры килүе турында декларация

Кулланучы сатучыдан сатып алына торган продукциянең куркынычсызлыгын раслаучы документлар соратып алырга хокуклы.

QR-код буенча белешмәләрне тикшерү

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 31 декабрендәге 1957 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 1 октябреннән парфюмерия-косметика товарларын идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалау кертелде.

Сатып алыр алдыннан тест

Товарны турыдан-туры кибетләрдә сатып алганда, кулланучының парфюмерия һәм косметика тестларыннан файдалану мөмкинлеге бар.

Сатып алганнан соң товарны тикшерү

Сатып алынган продукциянең яңа, ачылмаган, кулланылмаган булуын саклагыч пленкасы күрсәтә.

Кибет сайлау

Оешма (сатучы), эш адресы һәм режимы турында дөрес мәгълүмат бирелгән үз-үзен тәкъдим иткән кибетләргә өстенлек бирегез.

Интернет аша парфюмерия һәм косметика сатып алу

Безнең илнең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнары белән сатучының оешманың тулы фирма исемен (шәхси эшмәкәр өчен ФИО), төп дәүләт теркәү номерын, адресын һәм урнашу урынын, электрон почта адресын һәм телефон номерын күрсәтү бурычы беркетелгән. Бу мәгълүмат сатучы сайтында булырга тиеш, шулай ук продуктның тулы тасвирламасы. Намуслы сатучылар өстәмә рәвештә рөхсәт документларының скан-күчермәләренә сылтама ясыйлар.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International