Нурлатлылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кичә, 31 гыйнварда, Нурлат районы мәдәният бүлеге делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һ. б. катнашында узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеген йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды, анда министрлыкның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән агымдагы елга чаралар планнарын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International