Нурлатта узган «Эшлекле дүшәмбе»дә берничә мөһим мәсьәлә каралды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Кичә район Советының утырышлар залында район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов рәислегендә атналык «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе булды.

Узган атнада башкарылган эшләр турындагы чыгыш белән полиция башлыгы Газинур Мортазин, Нурлат янгын-коткару гарнизоны башлыгы Евгений Попов, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Чирмешән, Әлки һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова, Нурлат районы үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова чыгыш ясады.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эшчәнлеге турында әйдәп баручы белгеч Алия Гәрәева мәгълүмат бирде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча район Башлыгы урынбасары эшне шул ук режимда дәвам итәргә, аерым алганда, халыкны вакцинацияләү һәм диспансерлаштыру эшен активлаштырырга, катгыйландырырга, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау чараларын контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International