Корылыкны җиңәргә була

2013 елның 2 августы, җомга
ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел Татарстан корылык аркасында 40 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен алып җиткерми, дип хәбәр итте.   Мондый югалтуларны булдырмас өчен исә алга таба  туфракта булган дымны саклауга күбрәк игътибар биреп эшләү турында сүз алып барыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге консультанты Нургали Мусин белән әңгәмәбез шул хакта.
- Нургали Мингалиевич, бу уңайдан районда нинди чаралар күрелә?
- Беренчедән, бу уҗым культураларының мәйданнарын арттыру хисабына булачак.   Чөнки коры елларда уҗым культураларының уңышы сабан культураларыныкына караганда  күпкә артыграк булуын күрсәтте.  Мәсәлән, кайбер басуларда уҗым арышы гектарына 35шәр центнер уңыш бирде, ә сабан культуралары нибары 10–15 центнер чыга. Уҗым культураларының көзге дымда  ныгып, үсеп калу нәтиҗәсе бу.
Быел без 19376 гектар уҗым чәчеп калдырырга планлаштырабыз. Хуҗалыкларга аерым тукталсак, “Тулпар-Агро”да, мәсәлән, быел уҗым мәйданнары 1370 гектар иде, көзен  исә  күпкә артыграк - 2000 гектар чәчеп калдырырга ниятлиләр. “Замальдинов”, “Агро-Развитие”дә дә бу сан артыграк булачак. Ә менә “Нурлат сөте”, “Южная” агрофирмасы ОООлары, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында планлаштырылган мәйданнар, киресенчә, азрак. Әлеге  хуҗалыклар белгечләренә бу хакта уйларга кирәк.
- Әмма уҗым культуралары яхшы уңыш бирсен өчен дә тиешле шартлар кирәк бит.
- Иң беренче чиратта уҗымнарның чиста парга яки элгәре яхшы булган җирләргә чәчелүе мөһим. Бездә чәчеләчәк мәйданнарның 6451 гектары, ә бу 33%, чиста парга чәчеләчәк, 5742 гектары быел борчак, берьеллыклар, күпьеллыклар үскән чәчүле   парларда булачак. Ә менә уҗымнарның калган 37 процентын бөртеклеләр үскән кырларга чәчәргә туры киләчәк. Димәк, бу кырларда җир эшкәртү технологиясенә аеруча җитди игътибар бирү сорала. Мәсәлән, уңышны җыеп алганнан соң ук туфракка өске эшкәртү үткәрергә кирәк. Беренчедән, эшкәртелгән өске катлам туфракны кибүдән саклый. Икенчедән, җирдәге чүп үләннәре, коелып калган бөртекләр тишелә. Уҗым чәчәр алдыннан эшкәртү үткәргәндә инде тишелгән бу  үләннәр юкка чыгачак, һәм чиста кырда культураларның сыйфаты да яхшырак булачак.
Бөртеклеләр астына чәчелә торган уҗым мәйданнары исә “Билярск-ВЗП”, “Южная” агрофирмасы”, “Тулпар-Агро”, “Агро-Развитие” һәм  “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында  күп. Шуңа да бу басулардан игеннәрне тизрәк җыеп алып туфракны әзерләп кую мөһим. Чөнки көзге чәчүгә ерак калмый. Инде 10–15 августта арыш, 20ләрендә бодай чәчәргә керешергә кирәк булачак. Чәчүне исә 5 сентябрьгә кадәр төгәлләү бурыч итеп куела. Аның срокларда үтәлүе дә уңышка зур йогынты ясый бит.
- Чәчү өчен орлык җитәрлекме соң?
- Уҗым культуралары күчмә фондтагы орлыктан чәчелсә бик яхшы. Әмма, кызганычка каршы, хуҗалыкларда андый материал күп түгел. Шуңа да быелгы уңыш орлыгына өмет тотарга туры килә. Шул ук вакытта орлыкның сыйфатлы булуы  да шарт. Сыйфатлы орлык исә районда да җитәрлек. Мәсәлән, узган елда хуҗалыкларда 1657 гектар оригиналь сортлы культуралар чәчелгән иде,  “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында, “Южная”да, “Нурлат сөте”ндә күп алар. Орлыклары начар булган хуҗалыклар алардан алып та чәчә ала.
- Корылык нәтиҗәсендәге югалтуларны каплау өчен, чәчелгән  мәйданнарны иминиятләшерү дә бар бит әле. Бездә иминиятләштерелгән хуҗалыклар бармы?
- “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгының  9778 гектар, “Южная”ның 5435 гектар бөртекле культуралары иминиятләштерелгән. Алар югалтылган уңыш өчен түләү алачаклар. Моннан тыш, бу хуҗалыкларга  корылыктан зыян күрүчеләргә  бирелә торган дәүләт компенсациясе дә эләгәчәк. Димәк, иминиятләштерелгән хуҗалыклар отышлырак шартларда булып чыга.
- Ә район буенча хуҗалыкларга компенсация күпме түләнеләчәк?
- Корылыктан 11714 гектар иген зыян күрде.  Бүгенге көндә барлык документларны да җыеп, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына юлладык.  Алар өчен 97 млн.нан артыграк компенсация түләнергә тиеш. Бу сумма быел шактый югалту кичергән хуҗалыкларга яхшы ук  ярдәм булырга тиеш.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International