Нурлат районы мәктәпләрендә «Хәрәкәткә кушыл» дигән темага дәресләр узды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Дәресләр «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» проектын тормышка ашыру кысаларында узды. 
Мондый дәресләр Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге турында башлангыч күзаллаулар формалаштыру, укучыларның актив гражданлык позициясен күрсәтү өчен шартлар тудыру, балаларны иҗтимагый яктан файдалы эшчәнлеккә этәрү, Россия яшьләр һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу максатыннан үткәрелә. 
Балалар яңа балалар хәрәкәтенең ничек һәм ни өчен барлыкка килүен белделәр, аның миссиясе һәм кыйммәтләре белән җентекләбрәк таныштылар, Россия яшьләр һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеге юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. 
Укучылар видемөрәҗәгать карадылар, гамәлдәге акцияләр һәм проектлар, шулай ук катнашучы булу  шартлары турында белделәр, интерактив биремнәрне үтәделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International