Андреевка мәктәбен ремонтлау эшенә ата-аналар да кушылды

2013 елның 2 августы, җомга

1978 елда төзелгән һәм бер тапкыр да ныклы ремонт күрмәгән Андреевка мәктәбен быел капиталь ремонт программасына кертүләре тикмәгә булмаган. Мәктәп түбәсеннән  беренче катка кадәр су үтә, тәрәзә рамнары черегән, идәннәрне дә алыштырасы бар, стена-түшәмнәр ярылган...Кыскасы, капиталь ремонт программасында каралган 8 төрле эштән тыш та җиң сызганып яңартасы нәрсәләр шактый. Шуңа объектны “Шәриф” ОООсына тапшырганда, район башлыгы Наил Шарапов кичектергесез эчке эшләрне район хисабына башкарып булса да мәктәпне заманча рәвешкә кертергә кирәк, дигән иде. Инде объектны тапшырыр вакыт җитеп килә, әмма ремонт эшләре бик авыр үрчи. Эчке эшләр дигәне бөтенләй дә косметик буяуларга гына кайтып калмакчы. Менә шул чакта районнан мәктәпкә беркетелгән җаваплы затлар коллективны җыеп, эшне күмәкләшеп башкару турында сүз кузгаталар да. Ә өзелгән отпуск көннәрен ел дәвамында кайтару турында килешәләр.
– Коллективта берәү дә тәкъдимгә каршы килмәде,–дип искә ала директор ул сөйләшүне. – Мәктәп безгә, балаларга, авылга кирәк бит. Тагы кайчан шундый яңарту форсаты чыга әле? Ата-аналар комитеты белән сөйләштек, алар да ярдәмләшергә булдылар.
Һәм сүзләрендә торалар да. Хәзер ике катлы мәктәп эче кырмыска оясын хәтерләтә: һәр көнне педколлектив һәм техник хезмәткәрләрдән 23 кеше, ата-аналардан 10ар активист бирегә ярдәмгә киләләр. Араларында эшкә йөргән кебек һәр көнне килеп булышучылар да бар икән. Ата-аналар комитеты рәисе Марина Малофеева, Мария Алексеева, Марина Капитонова, Алексей Анисимов, Андрей Колесников без барган көнне дә эш участокларында иделәр.
– Үзебез теләп йөрибез, – диделәр алар беравыздан объектка килгән район башлыгы соравына җавап итеп. – Яңа һөнәр үзләштердек, киләсе елга калымга да чыга алабыз әле,–дип шаяртып та алдылар.
Чыннан да, хатын-кызлар стена-түшәмнәрне тигезләү, җөйләрне сылау, буяу кебек эшләрне хәзер һөнәрмәннәрчә башкара беләләр дияргә була. Әнә, сыйныф бүлмәләрендә, икенче каттагы озын коридорда түшәмнәр тигезләнгән, күбесендә стеналар да әзер. Ир-атлар спортзал идәнен сүтү белән мәшгульләр. Иске агач такталарны тракторга төяп, ялгыз өлкәннәргә өләшү турында да уйлаганнар. Бүгеннән район бюджетыннан каралган 400 мең сумлык материал алынган инде. Наил Шарапов “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе баруын искәртеп алды: чыгарылышлар мондый олы ремонттан читтә калмаслар, шәт. Ә ремонтка шулай бердәм алынуларыннан ул бик канәгать иде. 
– Эш тәрәзәләргә терәлә. Яр Чаллыдагы фирмага акча күчерелде, бүген үк 10 тәрәзә кайта. Аның белән проблема булмаска тиеш,–ди әлеге объект өчен җаваплы Һади Садыйков. Подрядчылар исә түбәнең 70 процентын япканнар һәм сыйфатлы итеп эшләп киләләр. Дөрес, эш күләме күп, бик күп әле. Ашханә бүлмәсе, балалар бакчасы ягы, керү төркеме эчен ремонтлау, аскы коридорны бүлеп эшләү, канализация чокыры ясау, коймаларны буяу, черегән идәннәрне алыштыру, гамәлдәгеләренең иске буявын кырып яңарту, кирәк урыннарга ишекләр ую, стеналарны аклау... Боларның һәммәсен 15 августка башкарып, мәктәпне кабул итүгә әзерләп өлгертергә кирәк булачак. Әмма эшләүчеләрнең оптимизм белән бердәм күтәрелүләренә караганда, куелган бурычны үтәүләренә шик юк. Әнә бит саубуллашканда:
– 1 сентябрьгә килегез, мәктәпне танымассыз да! – дип калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International