Нурлатта янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үтте

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда ДНС – «Котыш» объектында (ЦДНГ-2 НГДУ «Нурлатнефть») янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үткәрелде.

Өйрәнүләрдә 73 ПСЧ (Күтәмә), 73 ПСЧ (Нурлат шәһәре), 135 ПСЧ Чирмешән авылының аерым посты катнашты.

Тактик уйланма буенча янгын РВС-1000дә барлыкка килгән. Өйрәнүләр барышында администрация һәм объект хезмәткәрләре янгынны вакытында ачыклау, янгын турында янгын сүндерү бүлекчәләре белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үзләштерделәр.

Янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр-тактик әзерлекнең иң югары формасы, ул янгыннарны сүндерүгә шәхси составның әзерлеген камилләштерергә һәм югары дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә.

Өйрәнүләрдә шәхси составны укытуның төп ысулы-объектны сыйфатлы өйрәнергә һәм янгынны сүндерүнең төрле вариантларын кулланырга мөмкинлек бирүче практик эшкәртү.

Янгын-тактик өйрәнүләр ахырында әлеге өйрәнүне барлык катнашучылар белән җентекләп тикшерделәр һәм эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.

 73нче ПСЧның янгыннарны профилактикалау бүлеге инженеры Нина Логинкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International