Богдашкино авылында Г. В. Цыганов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча ачык ярышлар узды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Быел традицион ярышлар 16нчы тапкыр узды.

Богдашкино авылында якташыбыз, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, профессор Георгий Цыганов истәлегенә чаңгы ярышлары быел да зур бәйрәм буларак оештырылды.

Иртәдән барлык кунакларны да көчле музыка сәламләде, богдашкинолылар авылның үзәк урамнарының берсе буйлап менә дигән чаңгы юлы әзерләделәр.

Г.В. Цыганов истәлегенә уздырылучы ярышлар -  районның иң масштаблы чаңгы узышлары арасында. Стартка мәктәп укучылары да, өлкән чаңгычылар да чыкты.

Ярышлар ахырында җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, грамоталар алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International