«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Нурлат филиалы азык-төлек товарларын сайлау буенча тәкъдимнәр бирә.
Азык-төлек товарларын сатып алганда куллану төргәгендә товар турында мәгълүматка аерым игътибар бирергә кирәк.
Маркировкалау өлешендә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
продукциянең исеме;
продукциянең составы;
азык-төлек продуктлары саны;
җитештерү датасы;
саклану вакыты;
Таможня берлегенең Техник Регламенты белән билгеләнгән яки каралган саклау шартлары;
җитештерүченең исеме һәм урыны;
продукциянең туклану кыйммәте;
составында генетик үзгәртелгән организмнар (GMO)булу;
Таможня Берлеге әгъза – дәүләтләре базарында бердәм мөрәҗәгать билгесе.
Сатучы сатып алучыга аның таләбе буенча бирелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына ия булырга тиеш. Сыйфатсыз товар сатып алган очракта кулланучы товарны сатучыга кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаны таләп итәргә хокуклы.
Конфликтлы ситуацияләр килеп чыкканда кулланучы сатучыга дәгъвасын 2 нөсхәдә рәсмиләштерә ала, үз таләпләрен язмача язып бирә, аны сатучыга тапшыру турында билге белән тапшыра яки сатучының юридик адресына заказлы хат белән җибәрә ала