2022 елда «Татнефть» грантлары конкурсында җиңгән проект әнә шулай дип атала, аның инициаторы- Нурлат шәһәренең Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең кикбоксинг буенча тренеры Евгений Казаев.⠀
Спорт мәктәбенең спорт залы өчен грант акчасына 6 бокс сумкасы, аларны асып кую өчен ныгытмалар комплекты һәм 54 татами (мата) сатып алынды.⠀
⠀Әлеге проектны гамәлгә ашыру спортчыларыбызны әзерләүнең сыйфатын бүген үк сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә, тренировкаларда егылган вакытта җәрәхәтләнү куркынычына киметә, күрсәтмә чыгышлар, шулай ук район һәм республика ярышларын лаеклы һәм профессиональ дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады тренер.