Нурлатлылар Кирилл Ивановның батырлыгы белән горурлана

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

15 яшьлек Кирилл Ивановны авылдашлары кыюлыгы, өлгерлеге һәм ярдәмчеллеге өчен ярата.

Узган ел азагында Якушкино авылында бер йортта янгын чыгып, хуҗалары өйсез кала. Янгынны һәрвакыттагыча бөтен авыл халкы бердәм булып сүндерәләр, уртак тырышлык белән аның таралуына юл куймыйлар. Утны сүндергәндә күпләр Кириллның өлгерлеге, җитезлеге һәм белеп эш итүенә карап сокланалар. Зурлардан бер дә кимен куймый үсмер. Күрсәткән кыюлыгын истә тотып, авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин авыл җыенында Рәхмәт хаты да тапшырды үзенә. Бу көнне җыенга килгән авыл халкы фойеда әзерләнгән күргәзмәдә Кириллның күпсанлы грамоталары, медальләре һәм кубокларын да күреп сокланды әле. Үсмер менә инде 6 ел дәвамында бокс белән ныклап торып шөгыльләнә, район күләмендә уңышлары шактый, республика ярышларында да катнаша икән. Тренировкаларга көн саен Нурлатка барып йөрергә туры килүе дә куркытмый аны.

– Тренировкалар кичен башлана, район үзәгенә я әтием, я әнием алып килә. Рәхмәт аларга. Бокс белән 9 яшемнән шөгыльләнәм, үземә бик ошый. Мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәр сайлармын – анысын хәл итмәдем әле, ә менә спорт белән шөгыльләнүемне дәвам иттерәчәкмен, – ди ныклы ышаныч белән Кирилл. Мәктәп дәресләре һәм тренировкалардан тыш, Кирилл әле хуҗалыкта әти-әнисенә, әбисенә булышырга да өлгерә. Ә физик хезмәт яшь спортчының көч һәм чыдамлылыгын арттыра гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International