“Җиңү өчен тәм-томнар” волонтерлык хәрәкәте әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ризык әзерләүләрен дәвам итәләр

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Нурлат хуҗабикәләре хәрбиләр өйдә пешерелгән тәмле ризыклар белән туклана алсыннар өчен көн саен бар тырышлыкларын куялар. Хәрәкәтне оештыручы Елена Алексеева дистәләгән фикердәшен үз тирәсенә туплап кына калмаган, коры ашлар әзерләү өчен махсус рецептлар да эзләп тапкан. Итле борщ ингредиентларын төргәкләү процессында без дә катнаштык. Әлеге эш күбрәк конвейерны хәтерләтә. Түгәрәк зур өстәл артында биш кеше – Гүзәл Кислова, Наталья Петрова, Елена Мингалимова, Регина Әбҗаппарова һәм Надежда Тарасова. Һәр хуҗабикә алдында – электрон үлчәү, һәркайсына үз ингредиенты “беркетелгән”. Борщның һәр пакетына билгеле бер күләмдә ит, яшелчә, тәмләткечләр салына. Хатынкызлар һәркайсына ризыкның составы, әзерләү ысулы һәм “Ашларыгыз тәмле булсын!” дип язылган кәгазь ябыштырырга да онытмыйлар. Соңгы этапта ашның яраклылык вакытын озайту өчен, барлык пакетларны да вакуумлыйлар. “Ашлар өчен күркә ите сайлыйбыз, ул киптерү өчен бик кулай, эшкәрткән вакытта тәмен дә югалтмый”, – дип әзерләү сере белән таныштырдылар хатын-кызлар.

Әлбәттә инде, хәрәкәтнең барлык катнашучылары да үз эшчәнлекләренең мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлыйлар. Әмма көлешеп алган очраклары да була.

 – Бер хәл булды, үземә дә кызык булып китте, кызларны да көлдердем. Сугышчыларга тозлы сельдь балыгы җибәрергә булдык. Челтәр кибетләренең берсенә бардым да киштәдәге бөтен балыкны алдым. Янымда бер ират басып тора иде, берсен булса да миңа калдырыгыз, ди. Ә мин җавап итеп бу солдатларга дидем дә, куып җитмәсен дип, тизрәк кассага ашыктым, – дип сөйләде шәһәрле Гүзәл Кислова. Аның өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган тормыш иптәше дә хәзер илебез сагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International