Чияле Алан авыл китапханәсендә «Рәсүл Гамзатов – Дагыстан халык шагыйре» дигән әдәби сәгать узды.
Чара танылган совет шагыйре, прозаик һәм публицистның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылды.
"Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2023 елда Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Гамзатовның авар һәм рус телләрендә дистәләгән шигъри, прозаик һәм публицистик китаплары бар. Шагыйрьнең күп шигырьләре музыкага салынган. Һәм без әдәби сәгать кысаларында авыл халкын аның иҗаты белән якыннанрак таныштырырга булдык», – дип уртаклашты китапханәче Марина Ермолаева.
Чара вакытында катнашучылар Рәсүл Гамзатовның биографиясе, әдәби иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар. «Вишневая рапсодия» вокаль ансамбле аның «Торналар»шигыренә язылган җырны башкарды.