"Хлебный мякиш" кибетендә камыр ризыкларына дегустация ясалды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече катнашында Нурлат шәһәре, Совет урамы, 189а йорт адресы буенча урнашкан «Хлебный мякиш» кибетендә азык-төлек товарларына дегустация үткәрелде.

Дегустациядә Кукмарадан  ШЭ Газизова Р.А. җитештергән товар продукциясе тәкъдим ителде, шулай ук сатып алучылар «Мякиш»та пешерелгән «Мәкле пирог» яңа продукциясен татып карый алды. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция буенча үз теләкләрен әйтә алалар. Мякиш 2013 елдан бирле Нурлат шәһәрендә икмәк-күмәч пешерү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар буклетлар таратылды.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International