Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы КФҮендә консультация үткәрелде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы КФҮендә консультация үткәрде.

Чараның төп максаты-мәгълүмат бирү аша халыкның хәбәрдар булуын арттыру.

Очрашу барышында кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларына, дәгъвалар бирү тәртибенә һәм аларны карау срокларына аңлатмалар бирелде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематик брошюралар, белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International