Нурлат районы кулланучылар җәмгыятенең хисап-сайлау җыелышында мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Җыелыш Татарстан Кулланучылар берлеге вәкилләре катнашында узды. 

  Нурлат шәһәрендә хезмәт коллективларында 2022 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары дәвам итә. Бүген Нурлат райпосында чираттагы хисап-сайлау  җыелышы булды. Аның эшендә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Ренат Бикбов катнашты. Ул үзенең чыгышында кулланучылар кооперативы күрсәткечләрен җиткерде һәм эшчәнлеккә уңай бәя бирде.

Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Равил Хәмидуллин узган елгы хисап доклады белән чыгыш ясады. Равил Сәмигуллович билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперативы коллективы өчен ел уңышлы булган. Узган ел республика программасы кысаларында Үрнәк авылында яңа кибет төзелде. Күчмә сәүдәгә аерым игътибар бирелә – бүгенге көндә кооперативның автолавкалары Нурлат районындагы 37 торак пунктка хезмәт күрсәтә, алар арасында ерак урнашкан һәм халык аз яшәгән авыллар да бар. 

Җыелыш эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Коллектив әгъзалары якындагы 5 елга кабат рәис итеп бертавыштан Равил Хәмидуллинны сайладылар.

Бал әзерләү, Нурлат районында яшелчә саклау урыны төзүне оештыруга кагылышлы кызыклы тәкъдимнәр дә килде.

Җыелыш бүләкләү белән тәмамланды. Равил Хәмидуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Әлфия Прокопцова, Гөлнара Иванова, Сергей Ильичев һәм Лилия Ибраһимова Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсенең Мактау грамоталарына лаек булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International