Людмила Рыбакова халыкны "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең иҗтимагый бүлмәсендә кабул итәчәк.
2023 елның 2 февралендә Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова нурлатлыларны кабул итәчәк.
Депутатның нурлатлылар белән чираттагы очрашуы халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында узачак. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында тематик атна 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак.
Алдан язылу өчен телефон: 2-28-24.