Нурлатта борынгы дини китаплар күргәзмәсе узачак

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлатның Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат бүлегенең һәм Үзәк җитәкчелегенең берләштерелгән утырышы узды.

Утырыш район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин катнашында Тәгълим үзәге мөгаллимнәре белән очрашудан башланды. Конгрессның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинованың быелгы елга эш планнары турындагы чыгышын мөгаллимнәр хуплады, үзләренең тәкъдимнәре белән тулыландырды.

Утырыш барышында шулай ук чараларны якынча уздыру вакытлары билгеләнде һәм чараларның нигезләмәләре каралды. Быел, мәсәлән, үзәктә ике зур күргәзмә уздыру планлаштырыла, аларның беренчесе – гаиләләрдә саклана торган борынгы дини китаплар күргәзмәсе – февраль урталарында узачак. Моннан тыш, уртак чаралар Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихының төбәкара музее планына да кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International