Бүген Нурлат гимназиясе базасында ел саен үткәрелә торган «Ел укытучысы-2023» һөнәри осталык конкурсының беренче конкурс көне уза.
Анда республиканың Спас, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Әлки районнарыннан барлыгы 24 конкурсант катнашачак. Конкурс 3 номинация буенча уза: «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы». Чарада катнашучыларны Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева сәламләде.
"Без сезне кунакчыл Нурлат җирендә сәламләвебезгә шатбыз. Һөнәри осталык конкурслары җәмгыятьтә укытучы статусын күтәрүгә ярдәм итә. Сезгә, хөрмәтле катнашучылар, үз сәләтләрегезне күрсәтергә, иҗади потенциалыгызны ачарга, хезмәттәшләрегез белән тәҗрибә уртаклашырга, укытучылар сәнгате үрнәкләрен күрсәтергә ярдәм итә. Мин ышанам, бүгенге конкурс Татарстан Республикасы педагогик һөнәренең иң күренекле һәм иң яхшы вәкилләрен җыйды. Белем һәм хезмәт, сәнгать һәм иҗат бүген сезнең тугры юлдашларыгыз булсын», - диде ул.
Катнашучыларга үз теләкләрен Татарстан Республикасы «Мәгарифне үстерү институты» методик эшен үстерү бүлеге башлыгы Ольга Мартьянова да җиткерде.
Конкурсның беренче көнендә Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары укытучылары укучылар белән ачык дәресләр һәм коллегалары өчен мастер-класслар күрсәтәчәк. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 6 районның катнашучылары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.
Бәйгенең зона этабында беренче тапкыр Аксубай районы Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Андриянова да катнаша. Безнең белән әңгәмәдә ул укытучы булу аның балачак хыялы булуын таныды.
- Мин үз эшемне, укучыларны яратам. Бүгенге дәрестә без мәктәп укучылары белән ял итү, вакытны күңелле итеп уздыру турында сөйләшәчәкбез. Балаларга кызыклы булыр дип өметләнәм», - диде Ольга Евгеньевна.
Иртәгә, конкурсның икенче көнендә, жюри Спас, Әлки һәм Нурлат районнарыннан катнашучыларны бәяләячәк. Безнең районнан конкурста Нурлат гимназиясенең математика укытучысы Лилия Гыйләҗева, 1нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА, «Педагогик дебют» номинациясендә – 2нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Еатерина Романова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 9нчы мәктәп укытучысы Гөлия Галәмова катнашачак.