2023 елда Татарстанда «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
Аның кысаларында 3614 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла, шулардан 1413 гектарда урман культуралары утыртылачак, 2092 гектарда табигый урман торгызу, 4 гектар комбинацияле урманнарны торгызу һәм 105 гектарда урман үрчетү планлаштырыла.
Шулай ук ел дәвамында урман тармагы белгечләре тарафыннан 11455 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнәчәк һәм 30863 мең данә стандарт утырту материалы үстереләчәк.
Башка эшләр дә планлаштырылган – 12942 гектарда урман культураларын агротехник карау, 4043 гектарда урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында орлык чәчү – 21,12 гектарда.
"Сыйфатлы урман торгызуны тәэмин итү – безнең эшчәнлекнең төп өстенлекләреннән берсе. Урман фондында урман яңартудан тыш, быел авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман үрчетү дә үткәреләчәк. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен питомникларда 33,9 миллион данә стандарт утырту материалы бар», - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.