Нурлатның 9нчы мәктәбенең "Форпост" отряды әгъзалары Сугышчан дан музеенда батырлык дәресендә булдылар.
Батырлык дәресе барышында укучылар совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы тарихы белән таныштылар.
«Форпост» үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәтелгән совет сугышчыларының батырлыгы, каһарманлыгы, тылдагы хезмәт батырлыклары, тормыш мисаллары турында сөйләде.