Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге мәгълүматларына караганда, иртәгә, 25 гыйнварда, иртәнге сәгатьләрдә шәһәрдә «Тоннель» оператив-профилактик чарасы узачак.
Анда полициянең участок уполномоченныйлары да катнашачак.
Юл-патруль хезмәте экипажларының урнашу урыны Складская урамы булачак. Чараның максаты-машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булып, исерек килеш автомобиль белән идарә итүгә бәйле хокук бозу очракларын ачыклау һәм булдырмау.
Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне юлларда үзара ихтирамлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.