Гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итүне оештыра.
30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр нурлатлыларның сорауларына барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук муниципаль хакимият органнары вәкилләре җавап бирәчәк.
2-28-24 телефоны буенча кабул итүгә алдан язылу кирәк.