Нәрсә кулай: ике контурлы казанмы, үзәктән җылытумы?

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
Беренче пункт буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов мәгълүмат җиткерде. Ул хезмәтләр күрсәтүчеләргә дә, кулланучыларга да тукталды.
– Алар үз вазифаларын башкарганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, – диде ул  беренчеләренең сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен, икенчеләренең вакытында түләп баруларын күздә тотып. Торак йортларның һәм социаль-мәдәни объектларның ягу сезонына әзерлегенә тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә күпфатирлы йортларның әзерлеге  57 процент икән. Шәһәр җитәкчесе җылылык челтәрләре һәм район электр челтәрләренең әзерлек кысаларында башкарган эшләрен дә атап чыкты.
– Финанс һәм хуҗалык эшчәнлекләрен аерымачык итү максатларында идарәче компанияләр һәм ТСЖлар йортлар буенча үз чыгымнарын ЭТИС электрон мәйданчыгында яктыртып баралар. Димәк, һәркем “Мониторинг жилищного фонда” порталына кереп, үз йорты, идарәче компания һәм аның хуҗалык, финанс эшчәнлекләре турында мәгълүмат ала ала, – диде Рәмис Кәримов. Шунда ук гражданнардан “Халык контроле” электрон системасына керүче мөрәҗәгатьләргә дә тукталды. Балалар мәйданчыклары мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады.
– Агымдагы елда шәһәр бюджеты хисабына 731 мең сумга кече уен формалары сатып алу планлаштырыла, – диде Рәмис Кәримов. Шәһәрдә торак фондындагы капремонт мәсьәләсенә дә кагылды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе чыгышыннан соң, утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова әйтүенчә, I яртыеллыкта район башлыгы исеменә ТСЖ җитәкчеләренә карата 10 дәгъва кергән, һәм шуларның 4се әле дә канәгатьләндерелмәгән. Дөрес, дәгъваларны карау барышында аларга үзвакытында җавап җибәрелгәнлеге ачыкланды. Мисал өчен, Җиңүнең 50 еллыгы микрорайонында һәм Мир урамындагы кайбер йортларда яшәүчеләр “Уют” ТСЖсы рәисен алыштыруларын сораганнар. Баксаң, әлеге йортлар әле апрельдә үк “Коммунальник” ширкәтенә тапшырылган икән.
Комиссия утырышының көн тәртибенә шулай ук ике контурлы казаннар кую мәсьәләсе дә чыгарылды. Бу теманы җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шарапов дәвам итте.
– Шәһәрлеләрнең индивидуаль җылыту системасына күчүләренең төп сәбәпләре бәягә һәм уңайлылыкка кайтып кала. Сигез ел эчендә кулланучыларыбыз киткәнлектән җылылык энергиясен сату күләме 13 мең 500 Гкал.га азайды. Бары тик шуның аркасында гына да җылылык энергиясенең үзкыйммәте 8 процентка артты, – диде ул һәм фатирларның плансыз гына индивидуаль җылытуга күчерүнең нинди җитди нәтиҗәләргә китерү ихтималларына тукталды. – Кулланучылар китү белән җылы сату азая, бу җылылык энергиясенә тарифларны арттыруны котылгысыз итә. Ә капиталь ремонт башкарганда, средстволарны нәтиҗәле итеп чамалап булмый, чөнки кулланучылар киткәнлектән, торбаларның үткәрү сәләтен исәпләп чыгара алмыйсың. Шулай ук ягу сезоны чорында күпфатирлы торак йортларда гидравлика бозылганлыктан, тулаем йортның җылыту системасында проблемалар хасил була. Моннан тыш, индивидуаль җылытуга күчкән фатирларда үзәк системасы җылысыннан файдалану очраклары да бар. Ә кулланылган җылы өчен башка фатир хуҗалары түләп бара.
Баксаң, котельняларны ябып, барлык йортларны да индивидуаль җылылык системасына күчерәсең икән, шулай ук күп кенә проблемалар чыга. Мисал өчен, шәһәрдә 22 тузган йорт бар, аларны индивидуаль җылытуга күчерү һич тә мөмкин түгел. Рамил Шарапов җылылыкның үзкыйммәтен төшерү максатында предприятиенең үсеш программасы эшләнгәнлеген әйтте. Аның нигезендә җылылык энергиясен эшләп чыгаруны азайтмый гына, газ, су, электр чыгымнарын киметергә ниятлиләр. Быелның азагына кадәр шәһәрне җылылык белән тәэмин итү схемасы эшәнәчәк. Ул исә иң оптималь вариантны сайларга булышачак.
– Әмма алдагы перспективага һәм нәтиҗәләргә тиешле анализ ясамый торып кына шәһәрдә фатирларны индивидуаль системага күчерү дәвам итә. Һәм без җылылык белән тәэмин итү схемасы эшләнми һәм расланмый торып, фатирларны индивидуаль җылытуга күчерүне туктатып торуны тәкъдим итәбез, – диде Рамил Шарапов.
Даими комиссия утырышында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Денис Пермяков та катнашты. Фатирларны индивидуаль җылытуга күчерү уңаеннан ул һәр кешенең дә барлык документлар белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә һәм 45 көн эчендә җавап алырга хокукы барлыгын билгеләп үтте. Баш тарту очрагы аңлатылырга тиеш, ә гражданин аннан риза булмыйча судка мөрәҗәгать итә ала.
– Торак кодексында торак  бинаны үзгәртеп кору тәртибе каралган. Ә индивидуаль җылытуга күчү нәкъ шул үзгәртеп кору да инде, – диде ул.
Бу мәсьәләгә нокта куелмаган әле. Даими комиссия утырышында күтәрелгән сүз шәһәр Советы сессиясендә дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International