Якын арада 20 тонна гуманитар ярдәм төялгән зур йөк автомобиле Республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә юл тотачак. Гуманитар ярдәм исемлегендә азык-төлек продуктлары, эчәргә яраклы су, кием-салым, буржуйка мичләре һ. б. бар.
"Нурлатлылар бу юлы да бердәм булуын күрсәтте, Лисичанскида яшәүчеләр өчен барлык кирәкле продуктларны һәм әйберләрне җыюда катнашты. Игелекле эшкә кушылган һәм үз өлешен керткән барлык бу шәһәрнең бәла-казасын йөрәкләренә якын кабул иткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Кыска гына вакыт эчендә без 20 тонна гуманитар йөк җыйдык», – дип билгеләп үтте нурлатлыларның гомуми эшкә керткән өлешен Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.
"Ярдәм җыю акциясенә районның барлык халкы да актив кушылды, болар-оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары да, кирәкле әйберләр алып килгән шәхси затлар да «Ярдәм» фондына акча күчерүчеләр дә. Алар арасында Риф Әхтәмович Сафиуллин 100 мең сум акча күчерде. Мондый мисаллар да аз түгел. Бу безнең Лисичанск халкына ярдәмне беренче җыюбыз гына әле, без һичшиксез шәһәр җитәкчелегенә гуманитар йөкне илтеп җиткереп тапшырачакбыз», – дип билгеләп үтте Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов.
Җыелган әйберләрне машинага төяргә ярдәм итүчеләр арасында 3нче шәһәр мәктәбенең яшь армиячеләре дә бар иде. ОБЖ укытучысы Юрий Пименов җитәкчелегендә балалар куелган бурычны бик яхшы үтәде.
"Без боларның барысы да безнең кебек тыныч халык өчен икәнлеген аңлыйбыз, алар арасында безнең яшьтәшләребез дә бар. Безнең уртак максатыбыз – аларга ярдәм итү, шуңа күрә бүген без монда", - дип уртаклаштылар 3нче мәктәпнең 9В сыйныф укучылары Иван Баранов, Дмитрий Прокопцов һәм Самир Галиуллин.