Татарстан Республикасында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
«Чишмәкәй» шәһәр балалар бакчасында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары көче белән Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндерүче кар скульптурасы урнаштырылган.