ТР Президенты Нурлат ат спорты мәктәбен мактап телгә алды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Татнефть»оешмасының ат спорты мәктәбендә яшь нурлатлылар атта  йөрү осталыгына өйрәнәләр.

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмма-каналында әлеге мәктәптә шөгыльләнүче балалар белән фотосурәтләр урнаштырды.

"Сезнең ял көннәрегез ничек уза? Нурлат ат спорты мәктәбендә балалар атта йөрү осталыгына өйрәнәләр! Узган җәйдә аларда булдым, бик яхшы урын!"- шулай диеп республикабыз җитәкчесе сәхифәсендә язма урнаштырды.

 

Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграмма-каналыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International