Компания ел саен үткәрелә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурста балигъ булган физик затлар да, конкурс номинацияләре буенча эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша ала:
- халыкның зәгыйфь катламнарын яклау;
- гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак;
- сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм;
- фән, мәгариф һәм белем бирү;
- мәдәният һәм сәнгать;
- тарихи мирасны саклау;
- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
- яшьләр проектлары;
- Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында картинг-клублар үсеше.
Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Гаризалар 2023 елның 19 гыйнварыннан 19 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында нигезләмә һәм башка мәгълүмат «Татнефть» компаниясе сайтында урнаштырылган.
«Татнефть»тә кертелгән грант системасы - Татарстан үсешенә зур күләмле социаль инвестицияләрнең бер өлеше генә. Бүлеп бирелгән грантлар коммерцияле булмаган секторга һәм гомумән республиканың социаль өлкәсенә ярдәм итәргә тиеш.
«Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы җәмгыять алдында торган актуаль социаль чакыруларны һәм бурычларны хәл итүгә халыкны актив җәлеп итү коралы булып тора.
«Игелек энергиясе» конкурсы нәтиҗәләре буенча 2022 елда «Татнефть» Татарстан Республикасының 24 районыннан һәм Россия Федерациясенең ике төбәгеннән 121 проектны хуплады.
Грантларга 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.