Чара Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.
Нурлат районы делегациясе Башкарма комитет җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә ТР Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Анда ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.