Кошлар өчен ашханә

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

1нче мәктәп укучылары учреждение тәрәзәләре каршында ук кошлар өчен ашханә ачканнар.

 – “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе кысаларында быел да җимлекләр ясау буенча экологик чара оештырдык. Аңа укучыларның әтиәниләре дә кушылуы сөендерә, – дип билгеләп үтте директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Галимова. Хәзер укучылар һәр иртәдә җимлекләре янына, канатлы дусларына җим салырга ашыгалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International