Көннәр суык торуга карамастан, “Чык тамчысы” балалар бакчасы коллективы үз учреждениеләре территориясендә кардан районыбызда яшәүче төрле милләт халыклары арасындагы татулыкны чагылдырган фигуралар ясаганнар. Биредә зур самавыр бар, аның тирә-ягында рус, татар, чуваш бизәкләре төшерелгән чынаяклар урнаштырылган. “Республикабызда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын без символик рәвештә менә шулай каршы алабыз”, – диләр “Чык тамчысы” педагоглары