Нурлатта җәяүлеләр өчен җир асты кичүе эшли башлады

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Нурлатның Яшьлек микрорайонында ремонттан соң тантаналы рәвештә җәяүлеләр өчен җир асты кичүе ачылды.

Нурлатлылар өчен әлеге гомуми файдаланудагы юл корылмасы күптән көтелгән иде инде. Бу куркынычсыз юл хәрәкәте булдыру өчен мөһим.

Нурлатлыларны әлеге объектның ачылышы белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова котлады.

Биредә үк «Нурлат шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, балаларга белешмәлекләр, яктылык кайтаручы элементлар таратты, яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде.

Ал тасманы кисү хокукын район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдиновага, Яшьлек микрорайонында яшәүче Минхарис Бадыгинга һәм 9нчы шәһәр мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы район һәм республика конкурслары лауреаты Игорь Кузнецовка бирелде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары беренче булып җәяүлеләр кичүе аша чыктылар.

Җир асты җәяүлеләр кичүе Яшьлек мкр. белән шәһәрнең үзәк өлешен, шулай ук яңа Игелек паркын белән бәйләүче өлешкә әйләнде. Яңа парк микрорайонда яшәүче балаларның һәм өлкәннәрнең актив ял итү урынына әверелде. җәяүлеләр кичүе ачылганнан соң паркта балалар төрле конкурсларда катнашты, быел төзелгән шугалакта тимераякта шудылар, төрле чараларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International