Игътибар: бүген Нурлатта бер урамда юл хәрәкәте ябылачак

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге мәгълүматлары буенча, 21 гыйнварда Гагарин урамында К.Маркс урамы чатыннан алып Козлов урамы борылышына кадәр 06:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

 Вакытлыча уңайсызлыклар күрсәтелгән территориядә кар чистартылу белән бәйле.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International